Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты һәм ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Аархеология институтының уртак археологик тикшеренүләре

2022 елның 21 апрелендә Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының археология юнәлеше белгечләре катнашында ТР ФАнең  А.Х. Халиков  исемендәге Археология институты Гыйльми советының киңәйтелгән утырышы булды.

2018-2021 елларда ике институт арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә Беганчик һәм Коминтерн палеолитик стоянкаларда, шулай ук Чуваш республикасы территориясендәге Олы Таяба шәһәрлегендә уртак археологик экспедицияләр үткәрелде.

Гыйльми совет утырышы барышында 2 доклад тыңланды:

Галимова М.Ш., Березин А.Ю., Березина Н. С., Михайлов Е. П. Беганчик һәм Коминтерн палеолитик стоянкалар. 2018-2020 елларда уртак археологик экспедицияне тикшерү.

Березина Н. С., Березин А. Ю., Михайлов Е. П., Мясников Н. С., Хамзин Р. Н. 2018-2021 елларда Олы Таяба шәһәрлеген тикшерү.

Утырышта катнашучылар,  фикер алышу барышында, уртак тикшеренүләрнең уңай тәҗрибәсен һәм уртак археологик тикшеренүләрне дәвам итү кирәклеген ассызыкладылар. Көн тәртибе кысаларында 2022-2024 елларга уртак археологик экспедициянең эш планы буенча тәкъдимнәр каралды.