Идел-Урал археологиясе. 7 томда.  2 т. Энеолит һәм бронза гасыры / ТР ФА А. Х. Халиков исемендәге Археология институты.; фәнни ред. А. Г. Ситдыйков; җавап. ред. А.А. Чижевский. – Казан: ТР ФА нәшр., 2021. – 728 б.: ил.

Идел-Урал археологиясе. 7 томда.  2 т. Энеолит һәм бронза гасыры / ТР ФА А. Х. Халиков исемендәге Археология институты.; фәнни ред. А. Г. Ситдыйков; җавап. ред. А.А. Чижевский. – Казан: ТР ФА нәшр., 2021. – 728 б.: ил.

 ISBN: 978-5-9690-1951-6, 978-5-9690-0953-0

«Идел-Урал археологиясе» нең икенче томы төбәкнең энеолит һәм бронза гасырына багышланган. Б. э. кадәр V меңъеллыкта  металлургияне үзләштерүнең беренче омтылышларыннан булган металл эрасы Идел-Урал буе җирлегендә беренче металл эшләнмәләр барлыкка килүгә китергән, ләкин, шул ук вакытта, кулланылышта булган таш коралларны кысрыклап чыгармаган. Төбәкнең көньягында үзләштерүче хуҗалыктан җитештерүчегә күчүче төркемнәр (коллективлар) оешкан, шул рәвешле терлекчелек хуҗалыгы барлыкка килгән. Бронза таралу, бакырны мышьяк, кургаш һәм башка металлар белән эретү, әлеге төбәктә б. э.  кадәр III меңъеллыкта башланган. Металлар чыганагы булып җирле бакыр, чит ил бакыры һәм кургаш ятмалары торган. Төбәктә кургаш ятмалары булмау сәбәпле, бронза гасырында бронза кораллары белән беррәттән бакыр һәм таш эшләнмәләрен файдалану дәвам ителгән. Металл эшләнмәләрнең номенклатурасы арту белән бергә, җитештерүче хуҗалыкның ареалы да киңәйгән, йорт яны терлекчелеге урман-дала, киң яфраклы урманнар һәм ясалма (подтаежный) ландшафтлы зоналарга таралган.