Болгар музей-тыюлыгы территориясендә археологик казу эшләре башланды

2023 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә күпьеллык тикшеренүләрен дәвам иттеләр.

Болгар археология экспедициясе эшендә Археология институты хезмәткәрләреннән тыш, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты 1 курс студентлары да катнаша.

Бу кыр сезонында экспедиция монгол чорына кадәрге Болгар шәһәрлегенең фортификация корылмаларын өйрәнүне дәвам итте. 150 кв.м мәйданлы казылма борынгы Идел буе Болгар дәүләте башкаласының төньяк-көнчыгыш өлешендә, “Кара пулат” тарих һәм архитектура һәйкәленнән ерак түгел урнашкан. 2021 елда һәйкәлнең бу урынында ясалган казылмаларда XII-XIII гасырлар башына караган кызыклы материаллар, аерым алганда, шул вакыттагы саклау уры калдыклары табыла һәм быелгы тикшеренүләр галимнәрнең  борынгы чордагы шәһәрнең тарихы, урта гасырларда Идел-Чулман буенда социаль-икътисади, сәяси һәм этномәдәни вәзгыят турында күзаллауларын баетачак дип уйларга нигез бирәләр.