«Бөек Болгар археологиясе буенча материаллар һәм тикшеренүләр» сериясенең 4 нче томы дөнья күрде

«Бөек Болгар археологиясе буенча материаллар һәм тикшеренүләр»  сериясе 2018 елдан  башлап РФАнең Археология институты белән берлектә ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты ярдәмендә басылып чыга.

«Болгарның Үзәк базары һәм аның даирәсе (2011-2019 еллар казу материаллары буенча дисциплинара тикшеренүләр)»  4 нче басмасы урта гасыр Болгарының төп шәһәр барлыкка китерүче үзәкләренең берсе – шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашкан ябык базарның күпьеллык археологик тикшеренүләренең беренче нәтиҗәләрен тәкъдим итә. Базар архитектурасы, сәүдә җиһазлары, шәһәр төзелешнең планлаштыру структурасы, базарны әйләндереп алган һәм аннан алдарак булган милекләрдә һөнәрчелек турында мәгълүматлар яктыртылды.

Әлеге басмада беренче тапкыр Болгарның әйләнә-тирә мохитен, Идел буе Болгары икътисадын яңача күрергә мөмкинлек биргән фәнни тикшеренүләр турындагы мәгълүматлар аеруча кыйммәткә ия.

Бу фәнни хезмәт археологлар, Татарстан һәм Россия тарихы, шулай ук Идел буе тарихы белән кызыксынучылар өчен әһәмиятле.

Электрон вариантларны түбәндәге сылтамалар буенча карарга мөмкин

ТОМ I

ТОМ II

ТОМ IV