Алтайда археологик тикшеренүләр

Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты 12 майдан 9 июньгә кадәр “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасы буенча Алтай Республикасының Онгудай районында археологик тикшеренүләр үткәрде. Экспедициянең максаты – яңа торак пункт һәйкәлләрен эзләү һәм таш кыяларда элгәре урта гасыр чорына караган  уеп ясалган сурәтләрне тикшерүдән гыйбарәт.

Беренче тикшеренү объекты булып Түбән Карасу бассейнында урнашкан Ак-Кая үзәнлеге тора. 2021 елда әлеге урында яшәүче бер кеше үзенең терлек торагында (лагеренда) курант фрагментын һәм элгәре урта гасырга караган ау күренешләре ясалган таш плитә тапкан. Элегрәк ТР ФА Археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре А.У. Урбушев тарафыннан фәнни әйләнешкә кертелгән әлеге табылдыклар тикшерү үткәрү өчен нигез булып хезмәт итте. Яңа артефактлар табу һәм һәйкәлнең төрен билгеләү максатыннан шурф салынды, ләкин ул бернинди дә материаллар күрсәтмәде. Шулай итеп, бу урында торак яки тукталыш урыны юклыгын дәлилләргә мөмкинлек бирде.

Археологик тикшеренүләр уздыруның икенче районы Каракол елгасы үзәне булды. Эки Эмчек җирлегендә таш кыя өслегенә уеп ясалган, фәнгә билгеле булмаган, сугыш һәм ау күренешләре табылды. Барлыгы 20 сүрәт теркәлгән, аларның кайберләре таш катламнары аерылу сәбәпле өлешчә югалган. Икенче урында, Тоношта, Теректаның бер калкулыгынның көньяктагы тау итәгендә элгәре урта гасырына караган 38 руннан торган язмалар табылды. Бу язуларның урнашкан урыны элегрәк Таулы-Алтай тарих, тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институты экспедициясе тарафыннан теркәлгән булса да, тикшеренүчеләр аларны сыйфатлы итеп күчерә алмаган. А.Х. Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан 2023 елдан бирле бу үзәнлектә уздырылган фәнни эшләр язмаларны кабат тикшерергә этәрде, бу исә, үз чиратында, Алтайның өйрәнелгән эпиграфик һәйкәлләре корпусын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.