Алтайда археологик тикшеренүләр

Агымдагы елның июль-август аенда ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре Алтай Республикасы территориясендә кыр разведкасы эшләрен дәвам иттеләр (отряд җитәкчесе – А.У. Урбушев, ТР Археология музееның кече фәнни хезмәткәре). Фәнни тикшеренүләр Татарстан Республикасының «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2020-2024 еллар)» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырылды, п.1.17. Урта гасыр чорында Идел буе һәм Алтай төрки-татарларының формалашуын өйрәнү: Евразия дала цивилизациясенең килеп чыгышы.

Алтай Республикасының Онгудай районы Каракол елгасы үзәнендә археологик экспедиция вакытында Тын-Шак һәйкәлендә яңа наскаль (кыя ташлар) сурәтләре табылган. Бу урынның ике яссылыгында гравировка техникасы ярдәмендә ясалган 16 образлы сурәт ясалган. Бер кыя яссылыгында б. э. VI-IX гасырларда төрки чорда киң таралган һәм популяр булган аучылык күренеше күрсәтелгән. Фәнни тикшеренүләр өчен кызыклы факт, тәкъдим ителгән рәсемнән тыш, аучыларның берсенең йөзен җентекләп сурәтләү дә кызыклы, бу исә әлеге вакыттагы наскаль (кыя ташлар) сәнгате өчен бик сирәк күренеш, һәм парлы кеше фигуралары тасвирлануы, берсенең өч мөгезле баш киеме булуы шулай ук аналитик эшне башкару өчен өстәмә мәгълүмат бирә.

Кош-Агачск районында, нигездә, бронза чорына караган күп санлы зооморф фигуралары (кәҗәләр, боланнар һәм билгесез җан ияләре) сурәтләнгән Кара таш урыны табылган. Борынгы сурәтләр өстеннән төрле заманча язулар һәм рәсемнәр рәвешендә антропоген факторның актив йогынтысы аркасында күп кенә яссылыкларның сакланышы канәгатьләнерлек түгел.

Агымдагы елның май һәм июль-август айларында разведка эшләре нәтиҗәсендә табылган наскаль сурәтләр Алтайның сынлы һәйкәлләр корпусын тулыландыра һәм шуның белән Алтай территориясендә бронза һәм иртә урта гасыр чорындагы төрле мәдәни-тарихи процесслар турындагы күзаллауларыбызны киңәйтә.