«Чыңгызхан дөньясы һәм монгол белеме» халыкара фәнни конференциясе

2022 елның 5 августыннан 10 августына кадәр Улан-Батыр шәһәрендә (Монголия) Монголия Президенты У. Хурелсух ярдәме белән оештырылган «Чыңгыз хан дөньясы һәм монгол белеме» халыкара фәнни конференциясе үтте. Ул Монгол империясенә нигез салучы Чыңгыз ханның тууына 860 ел тулуга багышланган.

Конференциядә дөньяның 14 иленнән 54 белгеч катнашты. Конференция түбәндәге юнәлешләр кысаларында оештырылды: «Монгол тарихы һәм этнографиясе», «Монгол теле һәм әдәбияты», «Монгол мәдәни дөньясы»,  «Монголлар һәм тышкы дөнья», «Монгол мәдәни мирасы һәм археологик тикшеренүләр», «Чыңгыз хан һәм хәзерге дөнья». Конференция барышында фәнни-тикшеренү, фәнни-методик һәм фәнни-инновация эшчәнлегенең актуаль фәнни проблемалары һәм нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, монгол белеме өлкәсендәге фәнни казанышлар турында мәгълүмат алмаштылар.

Конференциядә ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты вәкиле, тарих фәннәре докторы А.Г. Ситдыйков Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2024 еллар)» дәүләт программасы нигезендә «Татарстан Республикасыннан читтә урта гасыр төрки-татар шәһәрләренең тарихи-археологик тикшеренүләренең (экспедицияләренең) II этабын уздыру: Касыймов (Рязань өлкәсе), Лапас авылы янындагы мавзолейлар (төрбәләр) (Әстерхан өлкәсе), Бай-Балыкчы (Монголия), Царевск шәһәрлеге (Волгоград өлкәсе)» 1.18 пункты буенча тикшеренүләр турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты дәүләт программасы буенча тикшеренүләр кысаларында әйдәп баручы фәнни оешмалар белән элемтәләрне киңәйтүне һәм үстерүне дәвамлы булуын ассызыкладылар. Улан-Батыр шәһәрендә Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Чыңгыз хан музее (Монголия), шулай ук Монголия Фәннәр академиясенең Тарих һәм этнография институты арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Килешү кысаларында урта гасыр башындагы Бай-Балык шәһәрлеген һәм  Селенга елгасы (Монголия) үзәнлеге янындагы әйләнә-тирәне бергәләп тикшеренүләр дәвамлы булачагы искәртелде.