А. Х. Халиков исемндәге Археология институтының Селитрен шәһәрлегендә һәм Лапас авылы янындагы мавзолейлар комплексындагы тикшеренүләре (Әстерхан өлкәсе)

2022 елның апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең А. Х.Халиков исемендәге Археология институты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2020-2024 еллар)» дәүләт программасы кысаларында Селитрен шәһәрлегендә һәм Лапас авылы янындагы хан мавзолейлары комплексында (Харабалин районы, Әстерхан өлкәсе) табигый-фәнни тикшеренүләр уздырды. Әлеге экспедиция 2018, 2020-2021 еллардагы тикшеренүләрнең дәвамы булып тора.

2022 елгы тикшеренүләр барышында Селитрен шәһәрлегенең топопланы фотога төшерелде һәм Лапас авылы янындагы мавзолейлар территориясендә геофизик разведка эшләре башкарылды. 2022 елда магнитометрик тикшеренүләрнең мәйданы 40000 кв.м. тәшкил итте. 2018, 2020-2022 елларда үткәрелгән Лапас авылы янында хан мавзолейлары комплексының геофизик тикшеренүләрнең гомуми мәйданы 10 гектардан артып китте.

Үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә үзәк мавзолейның үлчәмнәренә төгәллек кертелде һәм аның планиграфиясе турында яңа мәгълүматлар алынды.