Үзбәкстан Республикасының фәнни-тикшеренү үзәкләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү

6-12 апрель көннәрендә ТР ФА А. Х. Халиков исемендәге  Археология институты делегациясе Үзбәкстан Республикасына  эшлекле сәфәр кылды. Бу вакыт эчендә Археология институты вәкилләренә өч шәһәрдә булырга, Үзбәкстанда Татарстан Республикасының вәкиллеге хезмәткәрләре, шул исәптән җитәкче Айдар Әхтариев белән очрашырга, Үзбәкстанның фәнни-тикшеренү үзәкләре арасында хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән уннан артык очрашу уздырырга мөмкинчелек туды. Делегациядә Археология институты җитәкчесе А. Г. Ситдыйков,  институтының фәнни эшләр буенча урынбасары Р.Р. Хәйретдинов һәм институтның мәгълүмати-аналитик бүлеге доценты Е. Е. Воробьева катнашты.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты вәкилләре Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе Милли археология үзәгенең Сәмәрканд археология институты һәм Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты җитәкчеләре белән сөйләшүләр барышында 2022 елның 12-25 сентябрендә Сәмәркандта Халыкара археология мәктәбен үткәрү турында килешенде.

«Очрашулар барышында проектны оештыру белән бәйле төп мәсьәләләр турында фикер алышынды, чишү юллары табылды һәм аны гамәлгә ашыру этаплары билгеләнде. Сәмәркандта Халыкара археология мәктәбен уздыруны оештыруда мөһим бурычлар үтәлде, билгеләнгән план нигезендә алга таба да эш алып барыла», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты җитәкчесе Айрат Габит улы Ситдыйков.

Халыкара археология мәктәбен уздыруга кагылышлы мәсьәләләрдән тыш, сөйләшүләр барышында санап үтелгән оешмалар арасында багланышларны үстерү темаларына да кагылдылар. Каршы як вәкилләре фәнни-тикшеренү һәм мәгариф проектларын гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынуларын белдерделәр. Аерым алганда, агымдагы елның май аенда Казан федераль университеты мәйданчыгында берничә уртак фәнни-гамәли конференция үткәрү күздә тотыла.

Сәфәрнең нәтиҗәсе буларак, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты һәм Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академияссе Милли археология үзәгенең Сәмәрканд археология институты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.