VIII Халыкара археология мәктәбенә язылу

VIII Халыкара археологик мәктәп 2021 елның 14 – 28 августында Болгар дәүләт тарихи-архитектура музее-тыюлыгында оештырыла. Халыкара археология мәктәбен оештыручылары – Казан Федераль Университеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты.

Мәктәп уздыруның максаты – бөтендөнья фәненең иң яңа казанышларын Евразия халыкларының тарихи-мәдәни мирасың өйрәнү һәм саклап калу эшенә кертү өчен үз илебез һәм чит илләр фәнни һәм үкыту ресурсларын бергә туплау.  2021 елда мәктәп эше кысаларында  түбәндәге фәнни өлкәләрдәге бүлекләр оештырылачак:

– Археометрия

– Кеше белән экологик бәйләнешне өйрәнүдә археологик тикшеренүләр методлары

– Палеоантропология

Археологик мәктәп ахырында гадәттә йомгаклау конференциясе уздырыла. Бу конференцияләрдә катнашучылар тикшеренү проектларның нәтиҗәләрен тәкъдим итә алалар.

Халыкара археология мәктәбендә катнашырга соңгы курста укучы студентлар, магистрантлар,  аспирантлар, яшь галимнәр һәм 35 яшькә кадәр башка белгечләр  чакырыла. Катнашу өчен гаризалар онлайн режимда кабул ителә: сылтама.