ТР Фәннәр академиясенең археология буенча журналлары Scopus базасында рейтингларын күтәрде

2023 елның июнендә Scopus халыкара рефератив мәгълүматлар базасы фәнни журналларның яңартылган күрсәткечләрен бастырды. Scopus системасы белән бирелгән фәнниметорик күрсәткечләр дөньяькүләм фәнни җәмгыять тарафыннан таныла. Scopus статистик мәгълүматлары фәнни журналлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге нигезендә ята. Scopus журналларының төп рейтингы нигезен тәшкил иткән төп күрсәткеч булып CiteScore тора.

CiteScore күрсәткече буенча «Идел буе археологиясе» журналы «Archaeology/arts and humanities» (Археология/сәнгать һәм гуманитар) категориясе буенча 2 квартильга кертелгән (Q1 –  дүрт дәрәҗәнең иң югарысы), ә 2022 ел ахырында Scopus журналына кергән «Евразия далалары археологиясе» журналы «History» (Тарих) категориясе буенча 3 квартильга кергән.

Моннан тыш, «Идел буе археологиясе» журналы «Archeology/arts and humanities»категориясе буенча 15 Россия журналы арасында 3 урынны алды.

CiteScore метрикасының аңлатмалары белән Scopus сайтының «Источники» (Чыганаклар) бүлегендә танышырга мөмкин.