ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты әзерләгән «Борынгы дәүләтләр эзеннән…» күргәзмәсе тәмамланырга 3 көн калды

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты әзерләгән «Борынгы дәүләтләр эзеннән…» күргәзмәсе үз эшен дәвам итә.

Экспозициягә борынгы заманнарга һәм бүгенге көннәргә караган табылдыклар -15 мең ел элек Татарстан киңлекләрендә яшәгән казылма хайваннарның ташка әйләнгән фрагментлары һәм узган гасырның 30нчы елларында юкка чыккан монументаль христиан архитектурасы калдыклары керә.

Күргәзмәдә Татарстанның археологик хәзинәсе булган, республиканың истәлекле һәйкәлләрендә төрле еллардагы археологик казу эшләре вакытында табылган уникаль артефактлар күрсәтелә. Күргәзмә хронологиясе таш гасырдан алып (XV – IX мең еллар элек) хәзерге заман (XX гасыр башы) археологиясенә кадәрге чорны үз эченә ала, бүлекләр һәм темалар Татарстанның, Идел буе һәм Көнчыгыш Европаның борынгы, урта гасыр һәм яңа тарихтагы төп вакыйгала, күренешләр белән бәйле.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының 10 еллыгына багышлана һәм бу проектның партнерлары булып «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Биләр тарих-археология һәм табигать музей-саклаулыгы, «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы, Казан иконасы музее, А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының Татарстан Республикасы Археология музее тора, аларда республикабызның иң бай тарихи-мәдәни мирасы саклана.

Күргәзмә белән 2024 елның 10 ноябренә кадәр танышырга була, шул исәптән, Пушкин картасын да кулланырга мөмкин.

Эш режимы:
8 ноябрь (җомга) – 11: 00-20: 00,
9-10 ноябрь (шимбә – якшәмбе) – 10:00-18:00.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 567-80-67 «Манеж» күргәзмәләр залы