Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты һәм Кытай фәнни һәм фәнни-мәгариф үзәкләре хезмәттәшлекне киңәйтә

2024 елның 7-11 мартында Кытай Халык университеты чакыруы буенча Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты делегациясе Кытай Халык Республикасында очрашулар үткәрде.

Очрашу барышында Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты делегациясе Кытай Халык университетының Кытай чик буе төбәкләре археологиясе институты һәм Эчке Монголия университетының Тарих һәм туризм институты (КХР) фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты. Ике як та уртак проект кысаларында өч яклы хезмәттәшлекне үстерү турында килештеләр. Килешү кысаларында Татарстан Республикасы территориясендәге археологик истәлекләрне – Болгар шәһәрлеген һәм Уйгур чорындагы һәм Кытай территориясендә ачыкланган һәйкәлләрне өйрәнү буенча уртак тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла.

Эчке Монголия университетында әлеге университетның тарих кафедрасы вәкилләре белән очрашу булды. ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты җитәкчесе А.Г. Ситдыйков Иститутның халыкара проектлары турында сөйләде, Алтын Урда археологиясе һәм тарихы мәсьәләләре буенча фәнни оешмаларның алга таба да үзара хезмәттәшлек итүенә ышаныч белдерде. Ике як та озак вакытлы хезмәттәшлеккә ныклы әзерлек белән килүләрен белдерделәр, галимнәр һәм аспирантлар белән академик алмашу, уртак археологик казулар һәм фәнни басмалар, шулай ук халыкара фәнни конференцияләр үткәрү турында килештеләр.

Сәфәр кысаларында Археология институты хезмәткәрләре башка фәнни һәм фәнни-мәгариф үзәкләрендә дә булдылар, алар арасында: Пекиндагы Тыелган шәһәр музееның Археология һәм реставрация институты, Кытай Иҗтимагый Фәннәр академиясенең Археология институты һәм Улавцау музее. Шулай ук ТР Фәннәр академиясенә узган елда фәнни хезмәттәшлек турында килешү төзү максаты белән килгән Кытай Фәннәр академиясенең Табигый фәннәр тарихы институты җитәкчелеге белән дә очрашу уздырылды.

Ефәк юлы буендагы Европа трансформацияләре алмашулары һәм цивилизация үсеше ассоциациясе җитәкчесе, Кытай Фәннәр академиясе академигы, профессор Фаху Чен белән очрашу булды. Очрашу барышында археологик тикшеренүләр өлкәсендә төрле вакыттагы археологик материалларны мультидисциплинар өйрәнү проблемаларының киң диапазоны буенча уртак фәнни-тикшеренү проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Кытайның фәнни һәм фәнни-мәгариф үзәкләре фәнни хезмәттәшлек турындагы килешүне имзаларга теләк белдерделәр, моның өчен килешү процедурасын башларга тәкъдим итәләр, шулай ук Кытайда Болгар халыкара археология мәктәбен үткәрү буенча да кызыксынуларын ассызыкладылар.