Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты хезмәткәрләре Россия фәнни фонды бәйгесендә җиңү яулады

Россия фәнни фонды кече аерым фәнни төркемнәр тарафыннан фундаменталь фәнни тикшеренүләр һәм эзләнүле фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен грантлар төбәк бәйгесенә нәтиҗә ясады. 2024 елда Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре Россия фәнни фонды эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше буенча бәйгедә җиңүче булдылар.

Институт галимнәре Идел һәм Урал буе тимерчелек традициясе технология үсешенең үзенчәлекләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән «Элгәре тимер гасыр һәм элгәре урта гасыр чигендә Идел-Урал археометаллы» проекты буенча ике ел дәвамында тикшеренүләр уздырачак.