Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә борынгы венгрлар тарихы турында яңа китаплар тәкъдим ителде
2023 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Идел һәм Урал арасында Бөек Венгрия” (авт. Халиков А.Х.); “Армиево курган-туфрак каберлеге” (авт. Белорыбкин Г.Н., Измайлов И.Л., Мельниченко О.В., Осипова Т.В., Павлихин А.В., Халиков А.Х.); “IX-XI гасырларда Ветлуга-Нократ елгалары арасында яшәүче халыкның билбау җыелмалары” (авт. Никитина Т.Б.) дигән ктапларның презентациясе булды, алар тарихның кызыклы чорларының берсенә – элгәре урта гасыр дәверенә багышланган.
Презентацияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Венгриянең Казан шәһәрендәге генераль консуллыгы, Петер Пазмань исемендәге Католик университеты, В.М. Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты.
Чарада ТР Фәннәр академиясе президенты Р.Н. Миңнеханов, ТР Министрлар кабинетының Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Л.Г. Низамова, ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Р.Г. Сафиуллина, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты урынбасары Г.И. Илдарханова-Балчыклы, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе С.Е. Иванов, Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының археология бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Е.Н. Графеев, Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт протоколы идарәсе баш киңәшчесе С.С. Хәбибуллина, Татарстан Республикасы Рәисенең Тышкы элемтәләр департаменты баш киңәшчесе Р.Ф. Сабиров, Казан шәһәре Думасы Халыкара һәм муниципальара бәйләнешләр идарәсенең Халыкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы С.И. Сабитова, Венгриянең генераль консулы Сергей Сюч, Төркиянең вице-консулы Танер Арыджан, Казахстанның генераль консулы Е.У. Искаков, Үзбәкстанның генераль консулы Ф.Б. Насриев, Кытайның генераль консулы Сян Бо, Иранның генераль консулы Давуд Мирзахани, шулай ук Татарстан, Чуаш республикасы, Пенза өлкәсе фәнни һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре, Татарстан музейлары, музей-тыюлыклары һәм китапханәләре вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, ТР Фәннәр академиясе аспирантлары, КФУ магистрантлары һәм студентлары – барлыгы 120дән артык кеше (80 кеше турыдан-туры һәм 43 кеше онлайн рәвештә) катнашты.
Китаплар презентациясен ТР Фәннәр академиясе президенты Р.Н. Миңнеханов ачып җибәрде. Чыгышында ул Венгрия коллегалары һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре белән, шулай ук якын һәм ерак чит ил вәкилләре белән дә уртак тикшеренүләрне дәвам итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Венгриянең Казан шәһәрендәге генераль консулы Сергей Сюч, В.М. Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты директоры Григорьева Людмила Яковлевна, Петер Пазманя исемендәге Католик университеты профессоры Атилла Тюрк чыгыш ясады.
А.Х. Халиковның Е.А. Халикова белән берлектә язылган «Кама һәм Уралдагы борынгы венгрлар» (Олы Тигәнәле каберлеге)» хезмәтенең дәвамын ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Р.Р. Саттаров тәкъдим итте. Бу фәнни язма автор үзе исән чакта басылмыйча калган. Олы Тигәнәле каберлеген өйрәнү материаллары буенча язылган хезмәтнең дәвамы буларак презентацияләнгән монографиянең кулъязмасы А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының фәнни фондында А.Х. Халиковның шәхси документлары җыелмасында саклана.
Пенза өлкәсенең Төбәк үсеше институты ректоры Г.Н. Белорыбкин VIII-XI гасырларда барлыкка килгән Армиево курган-туфрак каберлеге турындагы монографияне тәкъдим итте. Әлеге фәнни хезмәттә XХ гасыр дәвамында каберлектә барган тикшерү материаллары яктыртылган.
“IX-XI гасырларда Ветлуга-Нократ елгалары арасында яшәүче халыкның билбау җыелмалары” монографиясен В.М. Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре Никитина Т.Б. презентацияләде. Монография авторының тикшеренү объекты итеп IX-XI гасырларда Дунайдан алып Ерак Көнчыгышка кадәр киң территориядә таралган билбаулар һәм билбау кирәк–яраклары алынган. Хезмәттә IX-XI гасырлардагы Ветлуга-Нократ елгалары арасындагы каберлекләрдә табылган 40ка якын билбау җыелмасының каталогы һәм реконструкциясе тәкъдим ителде.
Фикер алышу барышында венгрларның килеп чыгышын һәм тарихының беренче этапларын өйрәнүне дәвам итүнең мөһимлеге турында әйтелде. Шул ук вакытта бу темага мөрәҗәгать итүнең сәбәпләре буларак угыр халыкларының урта гасыр Евразия этник төркемнәрен формалаштырудагы зур роле күрсәтелде һәм аларның Себердән алып Көнбатыш Европага кадәр мөһим дөньякүләм процессларга йогынтысы булганлыгы билгеләп үттелде.