Татарстан Республикасы Фәннәр Академисенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләренә Археолог көне бәйрәме уңаеннан бүләкләр тапшырдылар

Бүген Археолог көнендә Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары М.М. Вәлиуллин һәм комитетның археология бүлеге башлыгы А.Н. Нуриев ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Саклау тикшеренүләре бүлеге мөдире Мирсияпов Илнур Йосыф улына һәм техник хезмәткәре Малючев Сергей Владимировичка Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасын саклауга керткән зур өлешләре өчен ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе И.Н. Гущинның Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Хезмәттәшләребезгә алга таба да уңышлар телибез!