Сәмәрканд шәһәрендә IX Халыкара археология мәктәбе

12 сентябрьдә Сәмәрканд шәһәрендә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммитын уздыру чорында «Ефәк юл» Халыкара туризм һәм мәдәни мирас университеты базасында IX Халыкара археология мәктәбенең II этабы ачылды.

Бу уникаль фәнни-мәгариф программасы 2014 елда ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты тарафыннан гамәлгә куелды.

Болгар тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы нигезе булган мәктәпнең географиясен киңәйтү һәм аны 12-25 сентябрьләрдә Сәмәрканд һәм Бохарада – борынгы тарихы һәм күптәнге фәнни-тикшеренү традицияләре булган шәһәрләрдә үткәрү  турындагы тәкъдим чит ил коллегалары белән эшлекле консультацияләр һәм фикер алышулар барышында яңгырады. Ирешелгән килешүләр нигезендә, IX Халыкара археология мәктәбенең оештыручылары – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты, «Ефәк юл» халыкара туризм һәм мәдәни мирас университеты, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Я.Гулямов исемендәге Археология институты, Бохара дәүләт университеты, Сәмәрканд дәүләт музей-тыюлыгы.

Икенче этап эшендә Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Россия һәм Беларусиядән 50 дән артык яшь белгеч катнашты. Мәктәптә катнашучылар өчен теоретик һәм практик характердагы күп кенә чаралар каралган иде. Интенсив программа көн саен ачык лекцияләр, шулай ук «Геоархеология», «Массакүләм материал буларак борынгы керамика» һәм күпьеллык тәҗрибәсе булган әйдәп баручы белгечләр җитәкчелегендә «Фәнни һәм лаборатория реставрациясе» юнәлешләре буенча күп сәгатьлек гамәли секция дәресләре үткәрү күздә тотылды.

Мәктәп кысаларында шулай ук Бохара дәүләт университеты студентлары һәм профессор-укытучылар өчен ачык лекцияләр үткәрү каралды. Моннан тыш, мәктәп эшендә «Геоархеология» секциясе буенча гамәли дәресләр өчен табигать музей-тыюлыгына – «Сармышсай»археологик һәйкәленә кыр сәфәре планлаштырылган иде.

Әлеге чараның нәтиҗәсе булып традиция буенча «Археологларда дисциплинара якын килү: казанышлар һәм чакырулар» дигән йомгаклау конференциясе булачак, ул 2022 елның 24 сентябрендә «Ефәк юл» Халыкара туризм һәм мәдәни мирас университетында узачак.