«Россиядә тарихи генетика мәсьәләләре: актуаль проблемалар һәм бурычлар» темасына Бөтенроссия семинары

2024 елның 15 мартында Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында беренче тапкыр «Россиядә тарихи генетика мәсьәләләре: актуаль проблемалар һәм бурычлар» дигән темага Бөтенроссия семинары узды, ул ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының 10 еллыгына багышланды. Чараны ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм «Хеликон компаниясе» ҖЧҖ оештырды.

Семинарда 50 дән артык тикшеренүче: Академик Н.П. Бочков исемендәге Медик-генетик фәнни үзәге (Мәскәү), Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты (Мәскәү), В.Ф. Войно-Ясенецкий исемендәге Красноярск дәүләт медицина университеты (Красноярск), “Себер өлкәсендә археологик тикшерүләр” оешмасы (Красноярск) галимнәре, ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәрләре һәм аспирантлары катнашты.

Семинарда яңа буынны (NGS) секвенирлаштыру нәтиҗәләре, шулай ук сынап карау һәм деконтаминация методикаларын куллану, биоинформатика ысуллары белән анализлау алымнары куллану турында фикер алыштылар. «Хеликон компаниясе» вәкилләре төрле хәлдә сакланган һәм пычранган хәлдә булган палео-ДНКның төрле чыганакларына карата молекуляр биологиянең заманча методларын куллануның киң мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Палеогенетика технологияләр үстерүнең һәм мәгълүматларны анализлауның заманча дәрәҗәсе туганлыкны анализлау, гомуми (гаилә) каберлекләрдәге кешеләрдә аерым кызыксындырган билгеләрне өйрәнү өчен филогенетик агач төзү перспективаларын ача. Параллель рәвештә кеше ДНКсын гына түгел, күмү микробиомын да тикшерү перспективалары ачыла, бу палеопатологик тикшеренүләр үсешенә һәм авырулар тарихын тикшерүгә өстәмә этәргеч бирә.

Гарвард һәм Тулуза лабораторияләре белән хезмәттәшлек итүче себер галимнәренең тәҗрибәсе, Көньяк һәм Үзәк Азия, Көньяк Себер территорияләрендә расаларны, этник төркемнәрне һәм халык урнашу маршрутларын тикшерү мәсьәләләрендә кызыклы – гипотезаларны краниологик һәм одонтологик тикшеренүләр белән генә түгел, ә генетик мәгълүматлар белән дә раслау тикшеренүчеләрдә аерым кызыксыну уятты.

Академик Н.П. Бочков исемендәге Медик-генетик фәнни үзәге тикшеренүчеләре Үзәк Россия халкының мең еллык генетик тарихын реконструкцияләү хәзерге заман халыкларының (аерым алганда, Идел буе халыклары һәм этник татарлар) популяцион генетикасын тикшерүләр барышында заманча ДНК буенча мәгълүматларны интерпретацияләүдә ничек ярдәм иткәнен сөйләделәр. Бу тема зур кызыксыну һәм нәтиҗәле бәхәсләр тудырды.

Шулай итеп, “Россиядә тарихи генетика мәсьәләләре: актуаль проблемалар һәм бурычлар” бөтенроссия семинары үзен потенциаль хезмәттәшлек һәм тикшеренүләр уздыруга бердәм караш үстерү өчен мәйданчык булуын ассызыклады.