Россия тарихи җәмгыятендә җиде томлык “Идел-Урал археологиясе” басмасының презентациясе

2024 елның 1 мартында Россия тарихи җәмгыятендә С.Е. Нарышкин һәм Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры урынбасары К.И. Могилевский рәислегендә «Матди мирас объектларын саклау өчен археологиядә яңа технологияләр куллану» түгәрәк өстәле кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты җиде томлык «Идел-Урал археологиясе» басмасының презентациясен уздырды.

Әлеге җиде томлык «Идел-Урал археологиясе» басмасында Евразиянең бер өлешен тәшкил иткән әһәмиятле һәм уникаль тарихи-мәдәни өлкәсенең ярты гасырдан артык барган археологик тикшеренүләренә Россиянең эре фәнни үзәкләрендәге һәм югары уку йортларындагы әйдәп баручы археологларның заманча карашлары тәкъдим ителә.

Түгәрәк өстәл эшендә Россиянең тарихи һәм археологик фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Алар илебез белгечләренең Пальмираның җимерелгән Триумфаль аркасын реставрацияләү барышында тупланган белемнәр, урта гасырлардагы агач корылмаларны өйрәнү һәм музейлаштыру тәҗрибәләре, археология объектларының виртуаль экскурсияләрен булдыру, кыя рәсем сәнгатен өйрәнүдә заманча проблемалар, геомәгълүмат системалары эшләнмәләре турында фикер алыштылар. Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты җитәкчесе А.Г. Ситдыйков Зөядәге урта гасырларга караган агач корылмаларын өйрәнү һәм музейлаштыру турындагы доклады белән чыгыш ясады. Ул Зөяне археологик яктан өйрәнү тарихын тәкъдим итте, шулай ук агач археологик объектларны консервацияләү һәм музейлаштыру проблемалары турында сөйләде.

Тулырак әлеге чара турында түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://www.youtube.com/watch?v=8ss9akTfEw&list=PLLLLTQ2qRC2ZCklTv7SNK8zuntFQMak1