«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумында мөселман дөньясының мәдәни мирасы турында фикер алыштылар

17 майда ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV Халыкара икътисадый форумында «Мөселман дөньясының мәдәни мирасы: халыкара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре һәм туризмны үстерү перспективалары» дигән сессия утырышы оештырылды.

Сессиянең спикерлары арасында – Россиянең, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең, Төркиянең, Үзбәкстанның, Казахстанның атаклы галимнәре, бизнесменнары, мәдәният эшлеклеләре һәм дин әһелләре. Модератор булып ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының урта гасыр археологиясе бүлеге баш фәнни хезмәткәре Фаяз Шәрип улы Хуҗин чыгыш ясады.

Утырышта Л.Р.Сюкияйнен, Абдулла Аш-Шәйбани, Нәҗип Фадлани, Рәшид Дар, А.Г. Ситдыйков, Ф.Ш. Хуҗин, Р.В. Абянов, Н.Г. Гәрәев, М.И. Ибраһимов, Р.Ә. Фәттахов һәм башкалар Ислам хокукый мәдәниятенең роле, мөселман мәдәни мирасын һәм дини туризмны саклау, Татарстанның мөселман мәдәниятенең археологик һәйкәлләре, Касыйм шәһәренең мәдәни архитектурасы, Казанда Коръәнне коллекцияләү традицияләре, Г. Тукай шигъриятендә мөселман образлары һәм мотивлары, халыкара мәдәни хезмәттәшлек ресурсы буларак «Шәрык базары» фестивале турында докладлар белән чыгыш ясадылар.

Докладлар кысаларында тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча төрле кейслар һәм аның туристлык маршрутлары презентацияләнде. Сессия спикерлары һәм андагы катнашучылар, туристларның төрле төркемнәре мәнфәгатьләрен исәпкә алып, мәдәни мирасны саклауның һәм мәдәни туризмны үстерүнең мөһимлеге турында бердәм фикергә килделәр.