Реставратор көне белән!

1 июльдә Россиядә реставраторлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ул 2006 елда тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен дәүләт контроле, куллану һәм саклау комитеты тарафыннан оештырылды. Бу махсус дата очраклы сайланмады. 1945 елның 1 июлендә Ленинградта сугыш елларында җимерелгән архитектура һәйкәлләрен торгызу өчен архитектура-реставрация остаханәсе ачылды, ул Совет реставрация мәктәбенә нигез салды.

Мәдәни мирас объектларын катлаулы һәм күпкырлы процесс. Ул һәйкәлне өйрәнү һәм саклау, аны алга таба консервацияләү һәм реставрацияләүдән башлана, ә аны куллану, идарә итү һәм популярлаштыру белән тәмамлана.

ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтында археологик мирасны саклау, аны җимерелүдән һәм юкка чыгудан саклап калу белән шөгыльләнүче реставрация-аналитика төркеме эшли.

Реставрация-аналитика төркемебезнең барлык белгечләрен, шулай ук төрле музей үзәкләрендәге реставратор-коллегаларны да әлеге бәйрәм белән котлыйбыз! Иҗади үсеш һәм күп көч таләп итә торган хезмәтегездә сабырлык телибез! Реставрация һөнәрен үстерүгә һәм мәдәни мирасны саклауга керткән хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез!