Рафаэль Вәлиевне 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген күренекле галим һәм мәдәни мирасны популярлаштыручы Рафаэль Миргасим улы Вәлиев үзенең юбилеен билгеләп утә.
Фәнни эшчәнлекне А.Х.Халиков җитәкчелегендә археолог буларак башлаган Р.М.Вәлиев мәдәният, сәнгать һәм музей белеме өлкәсендәге хезмәтләре белән дан казанды. Тарихи-мәдәни өлкәдә төп игътибарны матди һәм матди булмаган мирасны саклауга һәм популярлаштыруга бирүе аерым әһәмияткә ия. Ул бүгенге көндә дә һәйкәлләрне ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас Исемлегенә кертүдә төп әйдәп баручы булып кала.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты Рафаэль Миргасим улы белән хезмәттәшлектә ЮНЕСКО халыкара стандартлары буенча Россия һәм якын чит илләрнең тарих һәм мәдәният объектларына экспертиза үткәрүне дәвам итә.
Рафаэль Миргасим улына ныклы сәламәтлек, фән өлкәсендә дәвамлы эшчәнлек, бетмәс энергия һәм сүрелмәс оптимизм телибез!
1981 елда УПАСК катнашучыларының архив фотосы. Аскы рәттә сулдан өченче – Р.М. Вәлиев.
Г. Сәгыйеваның фотосы, ТР ФАнең Археология институты һәм шәхси архивларның фотосурәтләре кулланылды