Наручат шәһәрлегендә археологик тикшеренүләр

2024 елның 28 апреленнән 19 маена кадәр Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Пенза өлкәсе Наручат шәһәрлегендә археологик казу эшләре алып барды.

Археологик тикшеренүләр Татарстан Республикасының «Татар халкының үзенчәлеген саклау (2020-2025 еллар)» дәүләт программасы нигезендә алып барыла, ул урта гасыр шәһәрләренең тарихи-археологик тикшеренүләрен үткәрүгә һәм Татарстан Республикасыннан читтә тарихи-мәдәни төрки-татар мирасын өйрәнүгә юнәлдерелгән.

Әлеге археологик казу эшләрен уздыруга Пенза өлкәсе губернаторы О.В. Мельниченко, Пенза өлкәсе Наручат районы администрациясе, Пенза өлкәсе Төбәк үсеше институты ярдәм итте.
Наручат шәһәрлеге XIV гасыр башында бортаслар, болгарлар һәм мордвалар яшәгән төбәктә нигезләнгән Алтын Урда шәһәре Мухша белән тиңләштерелә. Үзбәк хан идарә иткән дәвердә бирегә хан ставкасы күчерелә һәм шәһәр Алтын Урданың башкаласына әверелә. Мухша шәһәре XIV гасырның икенче яртысына кадәр яшәгән һәм Алтын Урда таркалганнан соң яшәүдән туктаган.

110 кв. м. мәйданлы бу кыр сезонында барган археологик казулар барышында шәһәрлекнең көньяк-көнбатыш өлешендә аномалия булуы ачыкланды, ул 2022 елда геофизик тикшеренүләр барышында исбатланды. 6нчы катламда материкка тирәнәйтелгән корылма теркәлгән, анда яндырылган кирпеч җимерекләре белән куе соры комлы балчык табылган. Корылманың көньяк-көнчыгыш ягында тамбур рәвешендә керү урын теркәлгән. Корылманың үзәк өлешендә ике багана чокыры ачыкланган. Корылмада шлак калдыклары, Алтын Урда чоры (XIV гасыр) кызыл балчыклы чүлмәк керамикасы фрагментлары табылган. Алтын Урда бакыр тәңкәләренең кечкенә тупланмасы ачыкланган.

18 майда Наручат авылында «Г.А. Федоров-Давыдов истәлегенә Евразия киңлегендә шәһәр һәм дала мәдәниятләре диалогы» X Халыкара конференциясе кысаларында «Мухша – тикшеренү нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге түгәрәк өстәл барышында Наручат шәһәрлегендә барган казу эшләре белән дә таныштылар.