“Мәдәни мирас объектларын тикшерүдә атом-төш-физик методларын куллану” халыкара гамәли киңәшмә

2023 елның 12 сентябрендә Ташкент шәһәрендә (Үзбәкстан) Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең 80 еллыгына багышланган “Мәдәни мирас объектларын тикшерүдә атом-төш-физик методларын куллану» дигән Өченче халыкара гамәли киңәшмә эшен башлады.

Мондый конференцияләрне оештыру турындагы карар 2017 елда Дубна шәһәрендә Берләшкән атом-төш тикшеренүләре институты, Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан кабул ителде һәм ул шәһәрдә беренче киңәшмә узды. Икенче халыкара киңәшмә Казанда Казан федераль университеты базасында үткәрелде.

Өченче киңәшмәне Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Атом-төш физикасы институты Берләшкән атом-төш тикшеренүләре институты (Дубна шәһәре, Россия) һәм «Курчатов институты» милли тикшеренү үзәге белән берлектә оештырдылар.

Конференциядә катнашучыларга Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Бехзод Садыйк улы Юлдашев сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Конференция эшендә Россия Федерациясенең, Казахстанның, Вьетнамның һәм Үзбәкстанның төрле фәнни үзәкләреннән 50дән артык галим катнашты. Әлеге чара Россия Фәннәр Академиясе президенты тарафыннан югары бәяләнде.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясеннән А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Айрат Габит улы Ситдыйков катнашты. Ул “13нче гасыр ахыры – 15нче гасыр башында Җүчи олысының чуен кою традициясе: нейтронлы томография белән тикшерү нәтиҗәләре” дигән доклад белән чыгыш ясады.

Очрашуда  ирешелгән нәтиҗәләр һәм киләчәктә түбәндәге методлар куллану турында фикер алыштылар: нейтрон һәм синхротрон нурлы радиография һәм томография; нейтрон һәм рентген дифракциясе; нейтронлы активация анализы; РФА; Мессбауэр эффекты; башка методлар (атом-төш реакцияләре резонанслары, PIGE, PIXE, RBS, ЯМР, нейтронлы тирәнтен профильләү һ.б.).

Фикер алышу вакытында киләсе конференцияне 2025 елда Алма-Атада (Казахстан) үткәрү турында килешенде.