Казанда Ачык археология көннәре

2024 елның 16 һәм 17 августында ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залы һәм «Миллиард.Татар» интернет-басмасы белән берлектә Археолог көненә багышланган чаралар уздырачак.
Чаралар Ачык археология көннәре – Россия Фәннәр академиясе Археология институтының белем бирү һәм фәнни-популяр проекты кысаларында узачак. Аның төп максаты – киң аудиторияне тарих һәм археология белемнәре, илебезнең тарихи һәйкәлләре һәм археологик тикшеренүләр методлары белән таныштыру.
16 августта 18.00 сәгатьтә тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, ТР Фәннәр академиясе А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының урта гасыр археология бүлеге баш фәнни хезмәткәре Фаяз Шәрип улы Хуҗинның «Археолог күзлегеннән Казан Кремле» дигән лекция-променады башланачак. Бүгенге көндә Казан Кремле Казанның иң билгеле символы гына түгел, ә бәлки бөтен дөнья тарихи-мәдәни мирасының мөһим һәйкәле дә. 2024 елның 22 гыйнварында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. Кремль Казанның барлык халкын һәм кунакларын җәлеп итү үзәге булып тора һәм ул, 100 елдан артык өйрәнүгә карамастан, һаман да археологларның игътибарын тартып торучы объект булып кала бирә. Фаяз Шәрип улының лекция-променады – ул Казан һәм Кремль тарихын элгәрге вакыйгалар аша күзаллау экскурсиясе. Лекция-променадта катнашучылар Казан Кремле территориясендәге иң мөһим казу урыннары белән танышачаклар һәм профессиональ археологларның аны ничек күрүләрен, Казанның яшен ничек билгеләргә икәнлеген һәм иң мөһим табылдыклар урыннары турында мәгълүматлар алачаклар.
Лекциядән соң катнашучыларны “Манеж” күргәзмәләр залында “Борынгы патшалыклар эзеннән…” экспозициясе көтә. Чара «Миллиард.Татар» лекториясе кысаларында «Миллиард.Татар» интернет-басмасы ярдәме белән оештырылачак.
Очрашу урыны – «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залы, 55.797564, 49.106567.
Катнашу бәясе – 500 сум – өлкәннәр өчен, 400 сум – студентлар һәм пенсионерлар өчен, 300 сум – мәктәп укучылары өчен.
Регистрация – https://milliardtatar.timepad.ru/event/2996026/
12+
17 августта 14.00 дән 16.00 гә кадәр “Борынгы патшалыклар эзеннән…” күргәзмәсендә могҗиза булачак һәм үткәннәрнең геройлары җанланачак. Күргәзмәгә килүчеләр «Җанлы тарих» программасын тамаша кылып, борынгы кешенең ничек ут чыгаруын, 1980 нче еллар археологларының фәнни ачышлар ясау өчен нинди җиһазлар куллануын күрәчәкләр һәм ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре тап булган иң әһәмиятле археологик артефактлар белән танышачаклар.
Катнашу бәясе – «Манеж ” күргәзмәләр залына керү билеты буенча
0+