Казан Кремлендә “Шәһәрләр юкка чыкмый. Табылдыкларда Үкәк тарихы…” күргәзмәсе

2024 елның 1 апрелендә Казан Кремленең Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музееның күргәзмәләр залында ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының 10 еллыгына һәм Альфред Хәсән улы Халиковның тууына 95 ел тулуга багышланган фәнни чаралар циклы кысаларында «Шәһәрләр юкка чыкмый. Табылдыкларда Үкәк тарихы…” дигән күргәзмә эшли башлады.

Күргәзмә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, “Минем тарихым” тарихи паркы (Саратов), Саратов өлкәсе туган якны өйрәнү  музее, Энгельс туган якны өйрәнү музее, бигрәк тә “Саратов өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы ярдәмендә һәм актив катнашында оештырылды.

Күргәзмә ачылышында РФА вице-президенты, РФА Тарих-филология фәннәре бүлеге академик-секретаре, РФА Археология институты директоры Н.А. Макаров, РФА Ерак Көнчыгыш халыклары тарихы, археологиясе һәм этнографиясе институты директоры Н.Н. Крадин (Владивосток), “Ватан тарихы” фондының башкарма директоры Р.Г. Гагкуев, Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты директоры А.В. Сиренов, РФА Көнчыгыш кулъязмалар институты директоры И.Ф. Попова, Россия Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институты директоры А.В. Поляков, РФА Этнология һәм антропология институты директоры вазифаларын башкаручы А.Е. Загребин, РФА Кырым Археология институты директоры В.В. Майко, ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры А.Г. Ситдыйков катнашты.

Күргәзмә XIII гасыр урталарында Идел елгасы ярында оешкан, хәзерге Саратов өлкәсе,  Алтын Урданың иң зур шәһәрләренең берсе – Үкәк шәһәре тарихына багышлана.

Күргәзмәдә Саратов өлкәсе туган якны өйрәнү музее, Саратов тарихи паркы, Энгельс туган якны өйрәнү музее, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларыннан 300дән артык археология табылдыклары тәкъдим ителде, алар Үкәк шәһәр тормышының бөтен спектрын чагылдыра: архитектура һәм металлургия, сөяктән уеп ясау һәм бизәнү әйберләре, чүлмәк ясау  һәм Урта диңгезне Кытай белән тоташтыручы киң сәүдә, урта гасыр туку үрнәкләре һәм көмеш тәңкәләр.

Шәһәрлек территориясендә археологик казу эшләре  «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан уздырыла.

Күргәзмә белән Казан Кремленең Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда (Сөембикә манарасы янәшәсендә, беренче катта) 2024 елның 7 маена кадәр танышырга мөмкин.