Казан Кремле территориясендә урнашкан кабулханәләр бинасында Казан Кремле музее барлыкка киләчәк

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан, Казан Кремленең кабулханәләр бинасында булды һәм музей киңлекләрен үстерү концепциясе белән танышты. Әлеге чарада Казан мэры Илсур Метшин, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм башка администрация вәкилләре дә катнашты.

Төп музей мәйданчыкларының берсен  – Казан Кремле тарихына багышлау планлаштырыла. Проектның иҗади төркеме булачак экспозицияне реставрацияләнә торган интерьерларда тәкъдим итте. Презентациянең нигезен Казан Кремле территориясендә ТР ФА Археология институтының археологик тикшеренүләре нәтиҗәсендә табылган әйберләр тәшкил итте.