«Идел-Урал археологиясе»нең җиде томлык академик басмасы

2022 елның 29 апрелендә сәгать 10.00 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының «Идел-Урал археологиясе»нең җиде томлык академик басмасы презентациясе уздырылачак.

Басманы әзерләү 2016 елдан башлап «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын кысаларында гамәлгә ашырылды. Әлеге басманың автор коллективлары составын Казан, Мәскәү, Уфа, Ижау, Самара, Йошкар-Ола, Чабаксар, Саранск, Әстерхан, Сыктывкар, Киров кебек зур фәнни үзәкләрдән һәм югары уку йортларыннан 100гә якын әйдәп баручы археологлар тәшкил итте. Җиде томлыкның гомуми күләме 600 гә якын басма битне үз эченә алган

«Идел-Урал археологиясе» җиде томлык академик басма Евразия континентының аеруча әһәмиятле һәм уникаль тарихи-мәдәни өлкәләренең берсе булган археологик тикшеренүләрнең хәзерге заман академик карашыннан гыйбарәт. Тикшеренү археология мәгълүматларын яңача карарга һәм борынгы заманнардан алып Яңа вакытка кадәр Идел-Урал төбәге халкының тарихын комплекслы реконструкцияләү өчен нигез ясарга мөмкинлек бирде

Археологик культураларның  традицион тасвирламасы белән беррәттән, анда табигый-географик мохит, азык-төлек продуктларын табу һәм эшкәртү ысуллары реконструкцияләнде, борынгы һәм урта гасыр производстволарының технологик процесслары торгызылды, төбәкнең этно-тарихи, физик-антропологик, генетик яктан  тарихы яктыртылды.

Презентациядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен, А.Х.Халиков исемендәге Археология институтын, КФУ һәм башка фәнни өлкәләрне тәкъдим итүче танылган галимнәр катнаша.

Үткәрү датасы: 2022 елның 29 апреле, сәг. 10.00

Үткәрү урыны: Бауман ур., 20 нче йорт, ТР Фәннәр академиясенең Кече залы.

Элемтә өчен җаваплы хезмәткәр: Саттаров Рузил Раил улы тел.: 89371736096