«Идел-Ука төбәгендәге төрки-татар дөньясының урта гасыр тарихы» дигән темага түгәрәк өстәл

16 сентябрьдә Пенза шәһәрендә Өлкә туган якны өйрәнү музеенда “Идел-Ука төбәгендәге төрки-татар дөньясының урта гасыр тарихы” дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды. Чараны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясеның Археология институты Пенза өлкәсенең Төбәк үсеше институты һәм «Пенза өлкәсенең татар милли – мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырды.

Чыгышларда Наручат шәһәрлеген (Мухша шәһәре), Касыйм ханлыгы башкаласы – Касыйм шәһәрен археологик яктан өйрәнүгә төп нәтиҗәләр ясалды, тикшеренүләр Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы буенча уздырылды.

Тикшеренүчеләр шулай ук Идел алды һәм Мукша тирәсендәге төрки-татарларының урта гасыр археологиясе, XVIII гасырда Казан төбәгендәге Кама аръягы тарихы буенча яңа материаллар, Наручат шәһәрлеге археология объектларын музейлаштыру һәм реставрацияләү турында докладлар тәкъдим иттеләр.

Барлык докладлар да зур кызыксыну уятты. Катнашучылар киләчәктә дә хезмәттәшлекне дәвам итү теләкләрен белдерделәр.