Хезмәттәшебезне Татарстан Республикасы дәүләт бүләген алуы белән котлыйбыз!

2024 елның 7 мартында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов республика үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларны котлады. Рәис республика үсешендәге хезмәтләре өчен керткән хатын-кызларга рәхмәтен белдерде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«Казан университетының астрономия обсерваторияләре» объектын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен номинация документларын әзерләүдәге эшчәнлеген искә алып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының геомәгълүмат технологияләр бүлеге мөдире Сәйфетдинова Гүзәл Марат кызы Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты коллективы исеменнән хезмәттәшебезне әлеге бүләк белән котлыйбыз!