Халыкара реставраторлар төркеме Алтын Урда чоры каберлеген өйрәнде

“Кырым утравы” (Алма-Ата, Казахстан) фәнни-реставрация лабораториясе базасында Казахстан, Үзбәкстан, Корея, АКШ һәм Россия халыкара белгечләр төркеме Алтын Урда чорына караган затлы монгол хатын-кызының тоташ-монолит рәвештә казып алынган каберен чистарту һәм реставрацияләү чараларын үткәрде. Халыкара реставраторлар төркеме составында ТР Фәннәр академиясенең Археология институты фәнни хезмәткәре Людмила Макласова да катнашты, ул боктаг буларак билгеле каен тузы каркаслы хатын-кыз баш киемен чистарту эшен башкарды.

Каберлек 2021 елда уртак халыкара археологик экспедициясе (Евразия тикшеренүләре җәмгыяте, Швейцария; Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты, Үзбәкстан; «Археологик экспертиза» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, Казахстан; Ланье археология үзәге, Липскомб исемендәге университет, АКШ; Маргулан исемендәге археология институты, Казахстан) тарафыннан Казахстанның көньяк-көнчыгышында «Ушарал-Илибалык» һәйкәлен казу вакытында табылган. Күпьеллык проект барышында сәүдә юлында урнашкан эре шәһәр һәм якынча 500 кабере булган зират табылды. Зиратта алып барылган археологик эшләр барышында  XIII-XIV гасырларда зур гына христиан җәмгыяте булганлыгы ачыкланды: XIV йөз башында урнашкан кечкенә генә зират часовнясы һәм тәре куелган кабер ташлары казып чыгарылды.

Археологлар христиан зиратында затлы монгол ханымның каберенә тап булдылар. Казу эшләре сезонының соңга калуы, вакыт җитмәү һәм органик материаллар чыгаруының катлаулылыгы аркасында каберне монолит итеп алырга һәм, органик материалларны саклау максатыннан, җентекләп анализ ясау һәм чистарту өчен лабораториягә китерергә дигән карар кабул ителде.

Бу һәйкәлнең Үзәк Азия Алтын Урда чорын өйрәнү мәсьәләсендәге әһәмияте әлеге төбәктәге улусларның берсендә урта гасыр христиан җәмгыятенең  булганлыгы ачыклануында гына түгел, ә бәлки христиан зиратында  күчмә җәмгыятеннән булган затлы хатын-кыз каберенең беренче тапкыр табылуындадыр.