«Геопейджер Археология» командасы Up Great «Экспедиция» конкурсының икенче этабын уңышлы тәмамлады

20-26 июньдә «Геопейджер Археология» командасы, ТР ФАның А.Х. Халиков исемендәге Археология институты координациясе белән, «Пилотсыз очу системалары өчен алдынгы технологияләр» федераль проектының Up Great «Экспедиция» технологик конкурсының икенче этабы кысаларында һавадан төшерүләрнең (аэротөшерү) тулы циклын төгәлләде.

Экспедициядә археологик объектларны дистанцион ачыклау һәм классификацияләү өчен сенсорлар комплексы белән җиһазландырылган пилотсыз очу системалары (Пилотсыз очу аппараты (БПЛА)) файдаланылды. Шнидкино археология комплексы (35 гектардан артык), Звягино (Чулково) каберлеге (магнитометрик һәм фотограмметрик төшерү үткәрелде) һәм Добрятино борынгы торак пункты (соңгы очыш тәмамланды һәм мультисенсор мәгълүматларның тулы җыелмасы алынды) тикшерелде. ПОАга урнаштырылган квант магнитометрлары, лидар һәм гиперспектраль камералар кулланылды.