“Геопейджер Археология” командасы Болгар шәһәрлегендә UpGreat “Экспедиция” конкурсының сайлап алу турын уңышлы узды

16-17 июнь көннәрендә Болгар шәһәрлегендә UpGreat «Экспедиция» технологик конкурсының сайлап алу этабы узды, анда «Геопейджер Археология» командасы (ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Урал федераль университетының Квант магнитометриясе фәнни-тикшеренү лабораториясе, «Квантум Магнетик Пайп Тест» ҖЧҖ, «Волгадорстрой» ҖЧҖ һәм «Унипарк» фәнни-тикшеренү үзәге) үз эшләнмәләрен уңышлы күрсәтте. Нәтиҗәләр Эльвира Артур кызы  Фәтхи кергән эксперт комиссиясе тарафыннан расланды.

UpGreat “Экспедиция” конкурсы яшерен объектларны – археологик артефактларны (металл, керамика, агач, таш) – җир өслегендә һәм җир астында тикшерү процессында зыян китерми торган алымнарны булдыруга юнәлдерелгән. “Болгар шәһәрлеге – мондый сынаулар өчен идеаль мәйданчык. Геофизика белән археологияне бергә куллану уңышлы нәтиҗәләр бирүен узган тикшеренүләребез дә күрсәтте”, – дип билгеләп үтте ТР ФАнең Археология институты директоры Айрат Ситдыйков.

Болгар шәһәрлегендә квалификацияне уңышлы узганнан соң, «Геопейджер Археология» командасы Тверь, Түбән Новгород һәм Владимир өлкәләрендә узачак финал сынауларына әзерләнә. Исегезгә төшерәбез, команданың фәнни координаторы булган ТР ФА Археология институты комплекслы геофизик тикшеренүләрдә зур тәҗрибәгә ия: 2017 елда ТР ФАнең Археология институты белгечләре Болгар шәһәрлегендә масштаблы магнитометрик тикшеренүләр үткәрделәр, Галанкин күле янында керамик мичләр системасын һәм шәһәр төзелеше элементларын ачыкладылар. (https://evrazstep.ru/index.php/aes/article/view/391). 2016 елда казу эшләре белән дәлилләнгән 90% ка кадәр төгәллек белән җитештерү комплексларын детекцияләү методикасы эшләнде. (http://archaeologie.pro/ru/archive/24/468/).