Казан археологик экспедициясе

Казанда археологик тикшеренүләр XIX гасырнын уртасында башлана. Алар төбәкне өйрәнүче һәм галимнәр П.А.Пономарев, Н.П.Загоскин, А.Ф.Лихачев, А.А.Штукенберг, Н.Ф.Высоцкий, В.И.Заусайлов исемнәре белән бәйле. 1920 – 1950-нче елларда шәһәр территориясендә казу эшләрен Н.Ф.Калинин, И.Н.Бороздин, О.С.Хованская, В.Ф.Смолин алып бара. 1960 еллардан башлап 1990 еллар башына хәтле өйрәнүләр профессор А.Х.Халиков җитәкчелегендә бара.

1994 елдан башлап Ф.Ш.Хуҗин, А.Г.Ситдиков җитәкчелегендә Казан археологик экспедициясе Казан Кремле территориясендә, соңыннан шәһәрнен тарихи әлешендә һәм янәшә булган тарихи бистәләрдә киң күләмле комплекслы эшләр алып бара.

2005 елдан башлап ел саен Казан археологик экспедициясе шәһәрнен тарихи үзәгендә барган яңа төзелеш урыннарында археологик тикшеренүләр һәм шәһәрдә урнашкан археологик истәлекләрнен мониторингын алып бара.