“Евразия киңлегендә шәһәр һәм дала мәдәниятләре диалогы” X Халыкара фәнни конференция

2024 елның 15 маенда Пензада, М.Ю. Лермонтов исемендәге өлкә китапханәсендә, «Евразия киңлегендә шәһәр һәм дала мәдәниятләре диалогы» X Халыкара фәнни конференция уздырылды.  Чара Пенза өлкәсе Губернаторы О.В. Мельниченко ярдәмендә Пенза өлкәсенең Төбәк үсеше институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Мари дәүләт университеты белән берлектә оештырылды. Конференция ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының 10 еллыгына багышланган чараларның берсе буларак үткрелде.

Конференциядә Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең әйдәп баручы фәнни учреждениеләреннән һәм институтларыннан 140тан артык тикшеренүче катнашты. Чараны ачуда Пенза өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары О.В. Вягов, Пенза өлкәсе Закон чыгару җыены рәисе урынбасары А.И. Ломов катнашты. Видео сәламләү белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Р. Н. Миңнеханов чыгыш ясады.

Пленар утырышта Пенза өлкәсенең Төбәк үсеше институты ректоры Г.Н. Белорыбкин «Пенза төбәге һәм Алтын Урда», Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры А.Г. Ситдыйков «Лапас мавзолейлары комплексы: 2018-2023 елгы тикшеренүләр» һәм Мәскәү энергетика университетының өлкән укытучысы А.И. Хаванский «Көнбатыш Казахстандагы Коптам торулыгында урта гасыр мавзолейларын тикшерү» докладлары белән чыгыш ясадылар.

Конференция күренекле галим, танылган археолог һәм нумизат, тарих фәннәре докторы, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры, Идел буе археология экспедициясенә нигез салучыларның һәм җитәкчеләренең берсе Г.А. Федоров-Давыдов истәлегенә багышланды.

Конференция эшенең төп юнәлешләре Алтын Урда төбәкләренең һәм Монголия империясе чоры тарихы белән бәйле башка дәүләтләрнең тарихын, археологиясен, тарихи географиясен өйрәнү һәм аларның урта гасыр дөньясындагы роленә бәйлелектә каралды.