Красильников К.И., Апареева Е.К. Таш кисү сәнгатендә мәдәниятләр диалогы. / Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты; (җавап. ред. А.Г. Ситдыйков, Ф. Ш. Хуҗин). — Казан, ТР ФА, 2021. — 368 б.: илл

Красильников К.И., Апареева Е.К. Таш кисү сәнгатендә мәдәниятләр диалогы. / Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты; (җавап. ред. А.Г. Ситдыйков, Ф. Ш. Хуҗин). — Казан, ТР ФА, 2021. — 368 б.: илл

Китап  Көнчыгыш Европаның көньяк-көнчыгыш далалары тарихының аз билгеле сюжетларына багышланган һәм һинд-европаның б. э. кадәр  IV–II меңъеллык,  ирантелле б. э. кадәр I меңъеллык һәм б. э II меңъеллыгы башына караган  төрки коман-кыпчак кабиләләренең таш кисү сәнгатендә сурәтләнгән мәдәниятләр диалогы проблемалары тасвирланган. Хезмәттәге чыганакларның күләме 135 тән артык таш кисү сәнгате әсәрләре тәшкил итә.

Статуар сәнгате борынгы металл чорындагы антропоморф стелалар, менгир сыман идоллар, урта гасырлардагы төрки (XI–XIII гасырлардагы кыпчаклар) сыннар, скульптуралар, монументаль сыннар рәвешендә тәкъдим ителә. Археологик артефактларның барлык сериясе ХХ гасырның 60 нчы елларыннан алып үткәрелгән археологик казынулар һәм эзләнүләр нәтиҗәсе.  Китапның эчтәлеге түбәндәгеләрне үз эченә ала: монументаль сәнгать әсәрләрен эзләү һәм ачу тарихы, таш кисү тармагының предметлы характеристикалары һәм иконографик үзенчәлекләре, Донецк скульптураларының туплану шартлары, гадиләштерелгән эшләнмәләрдән камил классик постантик статуяларга таба юнәлгән статистик формаларның композицион алмашынуы.

Китапта петрография, остаханәләр, статуар монолитларны әзерләү һәм транспортлау мәсьәләләре каралган. Коман-кыпчаклар семантикасы һәм сакралитеты мәсьәләләре аеруча ассызыклап үтелгән, аларның чишелешләре саклагыч урыннар һәм изге урыннарны казу эше белән исбатланган.

Бу хезмәттә урта гасырлардагы этногенез системасында Евразия киңлеге халыкларының диалогын эзләүгә урын бирелгән.

Һинд-европа, ирантелле һәм төркителле кабиләләрнең беренче статистик  артефактларының документальлеге тексттагы иллюстрацияләр, һәр сынлы әйбер турында  мәгълүмати-белешмә тәкъдим ителгән  альбомнар раслый.

Китап археологларга, мәдәният хезмәткәрләренә, скульпторларга, рәссамнарга, туган якны өйрәнүчеләргә, эзтабарларга адресланган.