«Бөек Болгар археологиясе буенча материаллар һәм тикшеренүләр» сериясенең 3 нче томы дөнья күрде

“Бөек Болгар археологиясе буенча материаллар һәм тикшеренүләр” сериясе 2018 елдан бирле Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Россия Фәннәр академисенең Археология институты белән берлектә басылып килә.

“Болгар шәһәрлегенең Галанка күле янында чүлмәк җитештерү эшчәнлеген тикшерү” монографиясе Болгар шәһәрлеге (ЮНЕСКО – Бөтендөнья мәдәни мирас һәйкәле) археологиясе буенча басмалар сериясен дәвам итә.

Әлеге хезмәт урта гасыр шәһәр территориясенең көнбатыш өлешендә чүлмәк ясау мичләрен тикшерү нәтиҗәләрен бастыруга багышланган. Комплекслы археологик тикшеренүләр «Мәдәни мирас – Зөя утрау-шәһәрлеге һәм Борынгы Болгар» проекты кысаларында үткәрелде.

2016 елда тикшеренүләр барышында CCXVI казу мәйданында  зур мич алды чокыры  белән берләштерелгән керамика яндыру мичләре теркәлде. Дүрт мич һәм алар белән бәйле ярдәмче корылмалар белән бер үк вакытта файдаланганнар. Чүлмәк җитештерү комплексларының эшләү чоры 1330-1350 еллар диапазоны чикләренә туры килә.

Монография тарихчылар, археологлар, этнографлар, музей хезмәткәрләре, мәдәни мирас тарихы белгечләрә өчен каралган һәм киң даирә укучылар өчен зур танып-белү кыйммәтенә ия.

 

Басманың библиографик тасвирламасы:

Бочаров С.Г., Ситдиков А. Г. Болгар шәһәрлегенең Галанка күле янында чүлмәк  җитештерү эшчәнлеген тикшерү”  / Бөек Болгар археологиясе буенча материаллар һәм тикшеренүләр. Т. 3. Казан: ТР ФА, 2023. 184 б.

Электрон версияләрне  түбәнләге сылтамалар буенча карарга мөмкин.

ТОМ I

ТОМ II

ТОМ III

 ТОМ IV