Археология институтының йомгаклау фәнни конференциясе

2021 елның 25-26 февралендә Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының йомгаклау фәнни конференциясе узды. Конференция Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә оештырылды.

Конференция эшендә институт хезмәткәрләреннән тыш, 79 галим-археолог катнашты, алар Россия Федерациясенең шәһәрләреннен(Әстерхан, Барнаул, Йошкар-Ола, Мәскәү, Ростов-на-Дону, Самара, Саратов, Севастополь, Чабаксар), якын (Казахстан) һәм ерак (Монголия) чит илләреннән килгән.

Чараны Археология институты башлыгы А.Г. Ситдыйков һәм институтның гыйльми секретаре Р. Р. Саттаровның «2020 елда Археология институты эшенең төп нәтиҗәләре» дигән уртак доклады ачып җибәрде. Докладта Институт археолог тикшеренүчеләренең төп казанышлары тәкъдим ителде һәм фәнни эзләнүнең киләчәк перспектив юнәлешләре билгеләнде.

Пленар утырышта Татарстан Республикасының мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткән өчен “Татарстан АССР төзелүгә 100 ел” истәлек билгесе белән түбәндәгеләр бүләкләнде:

  • борынгы археология бүлеге мөдире Галимова Мәдинә Шакир кызы,
  • борынгы археология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Чижевский Андрей Алексеевич,
  • археология музееның өлкән фәнни хезмәткәре Баранов Вячеслав Сергеевич.

Конференция барышында археологик мирасны саклау, дисциплинар ара комплекслы тикшеренүләр уздыру, реставрация эшләре методлары һәм алымнары, археология коллекцияләрен кабул итү һәм исәпкә алу үзенчәлекләре, фәнни экспедицияләр үткәрү белән бәйле актуаль мәсьәләләр тикшерелде.

Конференция үз эшен 26 февральдә «Евразиянең төрки-татар халкының шәһәр мәдәнияте» дигән фәнни семинарын үткәрү белән төгәлләде.

Конференциядә катнашучылар докладларның югары фәнни дәрәҗәсен, яхшы оештырылуын, иҗади атмосфераны, узган фәнни чараның нәтиҗәлелеген һәм уңышлы булуын билгеләп үттеләр.