Амудәрья елгасының түбән агымында Халыкара археологик экспедиция

23 майда Үзбәкстанда Каракалпакстан Республикасының Нөкес районында Кердер мәдәниятен өйрәнү буенча Халыкара археологик экспедиция үз эшен башлап җибәрде. Ул безнең эраның VII гасырның икенче яртысында – VIII гасыр башында Амудәрьяның Арал буе дельтасында формалашкан. Аның үзәге Кердер шәһәре булган, ул Хайван-кала шәһәрлеге археологик объектында урнашкан.

Археологик экспедиция Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Нөкес дәүләт педагогика институты (Үзбәкстан) белән берлектә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан оештырылды.

Хайван-кала шәһәрлеген беренче тапкыр тикшерү эшләре 1947 елда Харәзем археологик һәм этнографик экспедициясенең Каракалпак этнография отряды тарафыннан үткәрелде. Җыелган материаллар тарихи һәйкәлнең VII-X гасырларга караганын билгеләргә һәм аның урынында урта гасыр гарәп-фарсы тарихи һәм географик әдәбияты буенча билгеле булган Кердер шәһәрен локальләштерергә мөмкинлек бирде. Алдагы елларда шәһәрлек берничә тапкыр Үзбәкстан ССР Фәннәр Академиясенең Каракалпак филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институты һәм Нөкес дәүләт педагогия институтының археология отряды тарафыннан тикшерелде. Тикшеренүләр барышында дүрт чагыштырма-хронологик чор билгеләнде, алар Хайван-каланың мәдәни катламнарын бүлү мөмкин булган шул ук сандагы төзелеш горизонтларына туры килә. Ләкин бу чорларның һәрберсе өчен төгәл даталар билгеләү өчен әлегә  җитәрлек нигезләр юк.

10 июньгә кадәр дәвам итәчәк Халыкара экспедициянең  бурычы –  Хайван-кала шәһәрлегенең чагыштырмача хронологиясен төгәлләштерү, һәйкәлнең хуҗалык объектларын өйрәнү һәм теркәү, матди мәдәният әйберләре коллекциясен тулыландыру, шулай ук төрле вакытка караган археологик материалларны мультидисциплинар өйрәнү проблемаларының киң диапазоны буенча тәҗрибә уртаклашу.

Нөкес районындагы кыр сезоны нәтиҗәләре түгәрәк өстәл артында каралачак һәм VI Халыкара Евразия далалары археологиясе конгрессында йомгак ясалачак.