2022 елда Биләр шәһәрлегендә оештырылган археологик тикшеренүләр

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Кыргызстан Республикасы Милли фәннәр академиясенең Б.Жамгырчинов исемендәге Тарих, археология һәм этнология институты белән берлектә, «Евразиянең трансконтиненталь сәүдә маршрутларында Урта гасыр шәһәрләре: Чуй үзәне һәм Урта Идел буе урбанистик үзәкләре» уртак проекты кысаларында археологик эшләрен дәвам иттеләр.

2022 елның июлендә Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан Биләр шәһәрлеге өйрәнелде. 144 кв. м мәйданлы XLVII казу эшләре шәһәрлекнең үзәк өлешендә оештырылды. Биредә җитештерү эшчәнлеге эзләрен ачыклау күздә тотылды. Эш барышында 1,5 м калынлыктагы мәдәни катламнар ачылды. 17 корылма табылды һәм өйрәнелде. Казу эшләре барышында пыяла әйберләр җитештерүгә махсуслашкан җитештерү комплексының бер өлеше ачыкланды.

Экспедиция эшендә археология буенча практика үткән Яр Чаллы дәүләт педагогия институты, КФУның Алабуга институты һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары катнашты.

28 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биләргә эш сәфәре кысаларында Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов белән бергә Идел буе Болгары башкаласы Борынгы Биләрдә археологик казу эшләрендә булды. «Бу чыннан да уникаль урын. Археологларның тикшеренү отрядлары бик зур эш башкара. Биләрнең бай мәдәнияте турында барысы да белергә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.