Үзбәкстандагы Көек-кала шәһәрлегендә казу эшләре
2025 елның маенда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Үзбәкстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Каракалпак бүлеге арасында хезмәттәшлек турында меморандум нигезендә ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Каракалпак гуманитар фәннәр буенча фәнни-тикшеренү институты белән берлектә Амудәрьяның Арал буе дельтасында кердер мәдәнияте һәйкәлләрендә (VII-VIII гасырлар) археологик тикшеренүләрен дәвам иттеләр.
Тикшеренүләрнең төп объекты – Каракалпакстан Республикасының Бозатау районында урнашкан Көек-кала шәһәрлеге. Этнограф А.А. Мельков экспедициясе тарафыннан 1928 елда табылган әлеге шәһәрлек 27 гектарга якын мәйданны били һәм аңа түбәндәгеләр керә: көнчыгыш һәм көнбатыш цитадельләр (турыпочмаклы формада), төньяк һәм көньяк ишегаллары (цитадельләргә тоташкан, җир өеме белән чикләнгән), некропольләр (шәһәрлекнең төньяк-көнбатыш өлешендә).
2025 елда археологик эшләр һәйкәлнең көньяк-көнчыгыш тау итәге өлешендә башкарыла, анда торак биналары булган урам ачыкланды. Урам чатларының берсендә 96 кв.м мәйданлы казу эшләре алып барылды. Казу барышында квадрат кирпечтән салынган корылма өлешләре табылды, хәзерге вакытта аларны чистарту эшләре алып барыла.
Казу эшләре 2025 елның июнь уртасына кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла.