Үзбәкстанда XI Халыкара археология мәктәбе

2024 елның 24 сентябрендә Үзбәкстан Республикасының Термез дәүләт университетында XI Халыкара археология мәктәбенең икенче этабы ачылды.

Әлеге фәнни-белем бирү проектын оештыручылар: Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты (Сәмәрканд, Үзбәкстан), Термез дәүләт университеты (Термез, Үзбәкстан), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе (Казан, Россия), Сәмәрканд археология институты (Сәмәрканд, Үзбәкстан), Термез археология музее (Термез, Үзбәкстан), Казан (Идел буе) федераль университеты (Казан, Россия).

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Р.Н. Миңнехановның видеомөрәҗәгате күрсәтелде, шулай ук Мәктәптә катнашучыларны Термез дәүләт университеты ректоры; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры; Термез дәүләт университетының уку эшләре буенча проректоры һәм Мәктәпнең башка оештыручылары сәламләде.

Мәктәп эшендә 65 катнашучы – Россиянең 9 төбәгеннән һәм 5 чит илдән (Казахстан (Астана), Кыргызстан (Ош), Үзбәкстан (Сәмәрканд, Термез, Әндиҗан, Ташкент), Пакистан (Карачы, Шаһид-Беназирабад), Мисыр (Каһирә), Кытай (Пекин, Гуанчжоу) студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр катнаша.

Мәктәпнең икенче этабы түбәндәге актуаль дисциплинаара фәнни юнәлешләр буенча оештырылды: борынгы хезмәт кораллары функцияләрен эксперименталь-трасологик анализлау методикасының төп принциплары; кыр консервациясе һәм керамика белән металлдан ясалган археологик табылдыкларны реставрацияләү; борынгы хезмәт коралларының археологик структураларын һәм объектларын фотограмметрияләү, реставрацияләү һәм 3D-модельләштерү. Секцияләр кысаларында фәнни-гамәли эш белән беррәттән, катнашучылар гомуми курс лекцияләрен тыңлаячаклар. Традиция буенча, Мәктәп эше «Археологиядә дисциплинаара тикшеренүләр: казанышлар һәм проблемалар» халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе белән тәмамланачак (5 октябрь, 2024 ел). Әлеге чарада катнашучылар үзләренең фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәләре буенча докладлар тәкъдим итәчәкләр.