XII Болгар халыкара археология мәктәбенең икенче этабы үз эшен Төркестанда башлап җибәрде

2025 елның 19 сентябрендә Әхмәт Хуҗа Ясәви исемендәге Халыкара университетында XII Болгар халыкара археология мәктәбенең икенче этабы ачылды. Пленар утырышта сәламләү сүзе белән Әхмәт Хуҗа Ясәви исемендәге Халыкара университет ректоры Темирбекова Жанар Амангелди кызы, Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты директоры Эврен Рутбиль, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Миңнеханов Рифкать Нургали улы, А.Х. Маргулан исемендәге Археология институтының фән буенча генераль директор урынбасары Касенова Әсемгүл Дәурен кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты җитәкчесе Ситдыйков Айрат Габит улы чыгыш ясадылар.

Мәктәп эшендә 36 катнашучы: аспирантлар, докторантлар, яшь галимнәр, дөньяның 5 иленнән: Казахстан, Россия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кытайдан белгечләр катнаша. Укытучылар сыйфатында Россия, Венгрия, Греция, Кытай, Болгария фәнни һәм мәгариф үзәкләреннән белгечләре чыгыш ясый. Халыкара археология мәктәбенең программасы «Борынгы хезмәт коралларын эксперименталь-трасологик анализлау методикасының төп принциплары» һәм «ЮНЕСКО археологик объектларын документлаштыру» кебек актуаль дисциплинаара фәнни юнәлешләрне үз эченә ала. Традиция буенча, Мәктәп эше «Археологиядә дисциплинаара тикшеренүләр: казанышлар һәм проблемалар» халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе (2025 елның 27 сентябре) белән тәмамланачак, анда катнашучылар үзләренең фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәләре буенча докладлар тәкъдим итәчәкләр. Мәктәпнең беренче этабы гадәттәгечә, 2025 елның 12-25 август көннәрендә Болгар шәһәрендә узды. Эш тарихи-мәдәни мирасны саклауга – төрле материаллардан (металл, органика, керамика, таш) ясалган археологик әйберләрне реставрацияләүгә һәм консервацияләүгә багышланган иде.

Болгар халыкара археология мәктәбе ел саен үткәрелә торган фәнни-белем бирү чарасы. Мәктәпнең максаты – төрле илләрдән килгән галимнәрне, фәнни һәм мәгариф ресурсларын берләштерү, белем бирү программалары кысаларында бөтендөнья фәненең яңа казанышларын һәм бөтендөнья тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау практикасы белән танышу.

Әлеге фәнни-мәгариф проектының икенче этабын оештыручылары – Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты (, Сәмәрканд, Үзбәкстан), А.Х. Маргулан исемендәге Археология институты (Алмата, Казахстан), Әхмәт Хуҗа Ясәви исемендәге Халыкара университет (Төркестан, Казахстан), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты (Казан, Россия).