XII Болгар археология мәктәбе эшчәнлеге нәтиҗәләре
2025 елның 12-25 августында Болгар шәһәрлегендә XII Болгар халыкара археология мәктәбе эшләде. Әлеге чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Үзәк Азия тикшеренүләре халыкара институты (Сәмәрканд шәһәре, Үзбәкстан). Проектка ярдәмне “Ватан тарихы” фонды күрсәтте.
24 августта музей-тыюлыкның Истәлек билгесе бинасында чарага йомгак ясау конференциясе узды. Катнашучылар үзләренең фәнни эшчәнлекләре һәм сайланган юнәлешләр буенча эшләре турында докладлар белән чыгыш ясадылар. Ахырда сертификатлар тапшыру тантанасы булды.
Мәктәп эшчәнлегендә Россиянең 24 төбәгеннән һәм 5 чит илдән (Беларусь, Казахстан, Кытай, Үзбәкстан, Таҗикстан) 80 кеше: студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр һәм белгечләр катнашты.
Быел төп басым төрле материаллардан – керамика, таш, каен тузы, сөяк, металлдан ясалган археологик табылдыкларны реставрацияләүнең база күнекмәләрен үзләштерүгә ясалды. Катнашучылар лекцияләр курсын тыңладылар һәм күп кенә гамәли биремнәрне, шул исәптән, эксперименталь характерда булганнарын дә үтәделәр. Кыр консервациясенә, палеоантропологик материалны реставрацияләүгә һәм реконструкцияләүгә аерым игътибар бирелде.
Лекторлар булып Дәүләт Эрмитаж Музее, Дәүләт фәнни-тикшеренү реставрация институты, Кунтскамера, Беларусь Фәннәр академиясенең Тарих институты, МДУның фәнни-тикшеренү институты һәм антропология музее, Н.Н. Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты, ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының әйдәп баручы белгечләре чыгыш ясады.