XI Халыкара археология мәктәбе

2024 елның 13-26 августында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында Халыкара археология мәктәбенең беренче этабы узачак. Быел ул унберенче тапкыр оештырыла. Фәнни-мәгариф проектын оештыручылар – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы һәм Үзәк Азия халыкара тикшеренүләр институты (Сәмәрканд, Үзбәкстан Республикасы). Беренче этапта төп игътибар археобиологик өлкәләргә юнәлтеләчәк: археоботаник һәм палео-туфрак белеме, археозоология һәм палеоантропология.

Мәктәпнең икенче этабы Термез дәүләт университеты базасында 2024 елның 23 сентябреннән 6 октябренә кадәр Үзбәкстан Республикасының Термез шәһәрендә узачак. Бу этапта катнашучыларның игътибары керамика һәм металлдан ясалган археологик материалларны кыр консервациясе һәм реставрацияләү; археология структураларын һәм архитектура объектларын фотограмметрияләү, реставрацияләү һәм 3D-модельләштерү; борынгы хезмәт кораллары функцияләрен эксперименталь-трасологик анализлау методикасының төп принциплары кебек бүленешләргә юнәлдереләчәк.

Халыкара археология мәктәбе традицион рәвештә бакалавр, магистратура студентларын, аспирантларны, яшь белгечләрне берләштерә һәм алдынгы фәнни үзәк белгечләре җитәкчелегендә археология, чиктәш өлкә һәм археологик мирасны саклау өлкәсендә төрле фәнни юнәлешләрне ике атна дәвамында интенсив үзләштерүне күзалдында тота. Мәктәп эшендә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Беларусь, Үзбәкстан, Әзәрбайҗан, Казахстан, Пакистан, Мисырдан вәкилләр катнашачак. Аларга Россия, Үзбәкстан, Франция, Болгария фәнни һәм мәгариф үзәкләренең әйдәп баручы белгечләре дәресләр бирәчәк.