VI Халыкара Евразия далалары археология конгрессы
2024 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә «Дала Евразиясе мәдәнияте һәм халыклары: чыганакларының бердәмлеге һәм традицияләренең күптөрлелеге» VI Халыкара Евразия далалары археология конгрессы ачылды.
Аны үткәрү традициясенә 2007 елда Казанда Евразия далалары археологиясе халыкара конгрессын оештыру съездында нигез салынды, анда археологларның Евразия далалары халыкларының һәм чиктәш территорияләрнең тарихын өйрәнүдәге тырышлыкларны берләштерүче һәм координацияләүче яңа фәнни оештыру структурасы булдыру турында карар кабул ителгән иде.
Казанда 2009 елда Евразия далалары археологиясенең I Халыкара конгрессы узды, анда сигез илдән 150гә якын белгеч катнашты. II Халыкара конгресс 2012 елда Барнаулда (12 илдән 93 катнашучы), III конгресс 2017 елда Владивостокта (12 илдән 120 катнашучы), IV конгресс 2019 елда Улан-Удэда үтте, аның эшенә 20 илдән 230 белгеч катнашты. 2022 елда Төркестан шәһәрендә (Казахстан) узган бишенче форумда (28 илдән 213 катнашучы) төрле фәнни оешмалардан галимнәр җыелган иде.
VI Халыкара конгресс пленар утырыш белән ачылды, анда Россия Федерациясе Мәдәният министры О.Б. Любимова сәламләвен Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Идел буе һәм Урал федераль округлары буенча идарә җитәкчесе Г.А. Петухов җиткерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның сәламләвен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары И.В. Терентьева тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Р.Н. Миңнеханов конгресста катнашучыларны видео аша сәламләде. Россия Фәннәр академиясе вице-президенты, Россия Фәннәр академиясенең Тарих-филология фәннәре бүлеге академик-сәркатибе, Россия Фәннәр академиясе Археология институты директоры Н.А. Макаров сәламләвен Россия Фәннәр академиясе Археология институтының табигый фәннәр методлары лабораториясенең гыйльми сәркатибе Л.В. Яворская җиткерде. Чарада катнашучыларны Ефәк юл (Кытай) цивилизациясен үстерү һәм трансевразия алмашлыгы ассоциациясе вәкиле Чжан Шанцзя, ТР Фәннәр академиясенең Социаль-икътисадый фәннәр бүлеге академик-секретаре, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Р.Ш. Әхмәдиева, КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры вазыйфаларын башкаручы Р.Р. Фәхретдинов сәламләделәр. Докладлар белән Россия Фәннәр академиясенең Ерак Көнчыгыш халыклары тарихы, археологиясе һәм этнографиясе институты директоры Н.Н. Крадин (Владивосток), РФА Матди мәдәният тарихы институты директоры А.В. Поляков, Кытай фәннәр академиясенең Табигать белеме тарихы институты профессоры Чэн Вэй чыгыш ясады.
ТР ФА А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры А.Г. Ситдыйков пленар утырышта Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы нигезендә Әстерхан өлкәсендә Үзбәк хан чорының Лапас авылы янындагы мавзолейлар комплексының күпьеллык тикшеренүләре турында доклад белән чыгыш ясады. Әлеге мовзолейлар Алтын Урда ханнарыныкы һәм аларның якыннарыныкы булырга мөмкин дип фаразланды.
Конгресс эшендә 120 дән артык тикшерүче: Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре, борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр Дала Евразиясенең киң киңлекләрендәге халыкларның археологиясе һәм тарихы буенча Россиянең 23 төбәгеннән белгечләр, Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы археология институтлары җитәкчеләре һәм 9 чит илдән (Әзербайҗан, Болгария, Монголия, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан, Кытай, Румыния) галимнәр катнаша.
Конгресс эше 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.