«Урта гасырлар чорында Идел буе» Бөтенроссия семинары

2024 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә ТР АН А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының 10 еллыгы һәм Альфред Хәсән улы Халиковның 95 еллыгы уңаеннан оештырылган «Урта гасырлар чорында Идел буе» II Бөтенроссия фәнни семинарның икенче утырышы узды.

Әлеге чараны А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Россия фәннәр академиясенең Археология институты оештырды.

Семинарда онлайн һәм оффлайн форматта Мәскәү, Казан, Самара һәм башка шәһәрләрдән 35 тән артык тикшеренүче катнашты.

Семинарда Идел буе археологиясен өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәр – А.Х. Халиков, Һ.В. Йосыпов, В.Ф. Генинг юбилейларына багышланган докладлар тәкъдим ителде, шулай ук соңгы елларда Идел буе төбәгендә уздырылган археологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре турында чыгышлар ясалды.