ТР Фәннәр академиясенең Археология институты Әзербайҗан фәнни-тикшеренү үзәкләре белән хезмәттәшлекне киңәйтә

2024 елның 16-17 апрелендә А.Х. Халиков исемендәге Археология институты җитәкчелеге Баку шәһәрендәге Әзәрбайҗан Милли Фәннәр академиясенә сәфәр кылды.
Сәфәр барышында ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры А.Г.Ситдыйков Әзербайҗан Милли Фәннәр академиясе президенты И.А.Габиббейли белән очрашты, фәнни хезмәттәшлекнең өстенлекле һәм актуаль проблемалары турында фикер алышынды.

Әзербайҗан Милли Фәннәр академиясенең Археология һәм антропология институты директоры Ф.Гулиев белән очрашулар барышында 2024 елда Әзербайҗанда Болгар халыкара археология мәктәбен үткәрү һәм Дала Евразиясенең тарихи-археологик мирасын өйрәнү буенча уртак кыр тикшеренүләре үткәрү турында килешү төзелде.

Ике як та фәнни белем һәм тәҗрибә уртаклашуның мөһимлегенә басым ясадылар, проблемаларның киң диапазоны буенча гуманитар тикшеренүләр өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү турында килештеләр.