ТР Фәннәр академиясенең Археология институты хезмәткәрләре Меншиков бастионы объектын саклап калу буенча уздырылган чарада катнаштылар

Санкт-Петербургның «Санкт-Петербург тарихы дәүләт музее» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә «Петропавловск ныгытмасы Меншиков бастионының очлыклары (шпицы)» объектында яңа табылган 1703 елга караган агач ныгытмасы валын мәдәни мирас объекты  буларак саклау буенча киңәшмә уздырылды. Бу чарада А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре – институт җитәкчесе А.Г. Ситдыйков, музей мөдире Е.Ф. Шәйхетдинова һәм агач реставрацияләү буенча белгеч А.Р. Мәхмүтов катнашты.

Меншиков бастионы – Петропавловск ныгытмасында  беренчеләрдән булып тора. Ул Государев бастионыннан соң  ук салынган була. Меншиков бастионының агач туфрак валы  1703 елда төзелгән, ә инде өч елдан соң таш бастион төзелеше башланган, бу эшләр 20 елдан соң тәмамланган.

2017-2019 елларда РФА Матди мәдәният тарихы институты археологлары тарафыннан кыйммәтле археологик объект – 1703 елгы Петропавловск ныгытмасының агач бастионы – Санкт-Петербургның сакланып калган беренче корылмасы ачыла. Тикшеренүләр барышында агач корылмалар һәм вал элементлары ачыкланган.

Бүгенге көндә уникаль җир корылмасын саклау мәсьәләсе кискен тора. Санкт-Петербургның Мәдәният комитеты, ТР ФА  А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының  Зөядә зур размерлы археологик агачны консервацияләүдәге тәҗрибәләрен исәпкә алып,  институт хезмәткәрләре белән объектны музейлаштыру эшләрен башкару буенча фикер алышулар оештырды.

ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты белгечләре объектны карап чыккач, агачтан ясалган археологик объектларны консервацияләү эшләрен башкару өчен юл картасы проектын тәкъдим иттеләр.