ТР Фәннәр академиясенең Археология институты Балалар IT-паркында шөгыльләнүчеләр өчен күргәзмә оештырды
18 апрельдә бөтен дөньяда Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. Һәрбер тарихи урын – беренче чиратта, үткән заман вакыйгаларын, борынгы бабаларыбызның көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдырган тарихи елъязма булып санала, шуңа күрә археология ядкарьләрен саклау һәм өйрәнү үткәнне яхшырак һәм тирәнрәк аңларга гына түгел, ә бәлки яшь буында туган як тарихына мәхәббәт тәрбияләүгә һәм мәдәни мирасны саклауга да ярдәм итә.
17 апрельдә Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты бинасында әлеге вакыйгага багышланган фәнни-агарту чарасы үткәрелде. Әлеге вакыйгада Балалар IT-паркында шөгыльләнүчеләр катнашты.
Археология объектларын саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру өлкәсендәге эшчәнлекне ачык итеп күрсәтү максатыннан ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре яшь IT осталарын монументаль архитектура, эчке бизәкләү әйберләре һәм, балалар өчен аеруча кызыклысы – борынгы уенчыклар белән таныштырдылар. Экспонатларның географиясе Әстерхан өлкәсенә кадәр сузыла, анда институт белгечләре Лапас авылы янындагы төрбәләр комплексын өйрәнәләр. Казу эшләре вакытында табылган артефактларның зур булмаган өлеше витриналарның берсендә кечкенә күргәзмә шәкелендә күрсәтелде. Табылдыклар арасында Алтын Урда ханнары төрбәсенең ялтыравык плиткәләрен, архитектура һәм төзелеш элементларын күрергә мөмкин иде. Икенче витринада кошлар темасына багышланган бизәкле әйберләр – плиткәләр һәм асылмалар урнаштырылган иде. Казанда һәм Зөядә казу эшләре вакытында табылган балалар уенчыклары: шалтыравыклар, төрле сыбызгылар, өстәл уеннары өчен шакмаклар аерым тәкъдим ителде. Комитетның археология бүлеге башлыгы А.Г. Нуриев чараны шәхсән үзе алып барды һәм балаларга мәдәни мирасыбызны саклауның мөһимлеге турында сөйләде.